Рөстәм Миңнеханов «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы әгъзалары белән очрашты

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алфёров, «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы рәистәше, Стэндфорд университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре бар иде. 

Искәртәбез, 2016 елның  4 – 5 апрелендә Казанда «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы утырышы уза. Эш программасына «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы әгъзаларының Казан федераль университеты җитәкчелеге белән очрашуы, махсус лекцияләр уздыру һәм секцияләрдә эшләү, шулай ук Иннополиста пленар утырыш уздыру керә. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Сколково» фондының Консультатив фәнни советы утырышын уздыру урыны итеп Татарстанны сайлаганга рәхмәт белдерде. «Без – Россиянең алдынгы сәнәгать һәм фәнни-мәгариф үзәкләреннән берсе. Татарстанда нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, вертолетлар төзелеше, двигательләр төзелеше, радиоэлектроника һәм башка тармаклар үсеш алган. Республика территориясендә җитештерелгән 50% продукция экспортка китә. Безгә конкуренциягә сәләтле булу бик мөһим, моңа фән үсешеннән башка ирешеп булмый», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан Республикасында инновацион үсешкә зур игътибар бирелә.   

«Фәннән башка, кеше потенциалыннан башка без алга куйган бурычларны хәл итеп булмаганны аңлыйбыз. Шул ук вакытта без Россия һәм бөтендөнья фәненә интеграцияләнергә дә тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Татарстан Республикасы «Сколково» фонды белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Жорес Алфёров билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Россиянең башка төбәкләреннән аерылып тора, монда фән һәм мәгариф бердәмлегенә ярдәм күрсәтелә. «Һәм бу яктан сезнең республика яхшы үрнәк булып тора». 

РФА вице-президенты үзенең Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән әңгәмәсе турында сөйләде, шунда ул «Сколково» резиденты статусын Россия Федерациясе регионнарында эшчәнлек алып баручы компанияләргә бирү турындагы тәкъдим белән килешкән. Шуңа күрә барлык компанияләр дә шунда гына булырга тиеш түгел, – дип белдерде Ж. Алфёров. – Без яңа  «сколково» фирмасы Татарстанда да, Россиянең башка регионнары территориясендә дә, Беларусьта да булырга тиеш дип саныйбыз». 

Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны тулысынча хуплады. «Сколково»ны ябып куярга ярамый. Без «Сколково» белән актив эшләргә телибез. Мәсәлән, безнең «Эйдос» компаниясен ни өчен башка җиргә күчерергә? Ул монда да әйбәт эшли», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, «Сколково» резиденты статусын алган компания, кайда урнашуына кармастан, тиешле преференцияләр алырга тиеш. 

Очрашу азагында «Сколково» фондының Татарстаннан булган компания-резидентлары үз проектлары турында чыгыш ясады («Эйдос - Медицина» ҖЧҖ, «Digital Loyalty System» ҖЧҖ, «TGT Oilfield Services» ҖЧҖ). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International