Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Метро ЭКСПО-2016” күргәзмәсендә булды.
Күргәзмә “Крокус Экспо” үзәге территориясендә узды. Ачылыш тантанасында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, “Саклык банкы” идарәсе рәисе Герман Греф, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев катнашты.
Ел саен үткәрелә торган “Метро ЭКСПО” күргәзмәсен Россиядә 2011 елдан башлап “МЕТРО Кэш энд Керри” компаниясе уздыра. Төп максаты - РФдә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү өчен бердәнбер коммуникацион мәйдан булдыру. Быел күргәзмәгә илнең 48 төбәгеннән 15 меңнән артык кеше килгән.
Шулай ук күргәзмә кысаларында 750 дән артык тренинг һәм семинардан торган махсус укыту-өйрәтү программалары гамәлгә ашырыла.
Күргәзмәдә Татарстаннан 2009 елдан “МЕТРО Кэш энд Керри” белән хезмәттәшлек итүче "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" компаниясе катнашты. Татарстан предприятиесе күргәзмәгә күп төрдә товар алып килгән, шул исәптә читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция программасы нигезендә җитештерелгән сөт, сыр, төрле оетылган сөт продуктлары, шулай ук балалар өчен сөт продуктлары.
Татарстан Республикасында “МЕТРО Кэш энд Керри” компаниясе 69 җирле тәэмин итүче белән эшли, сатуда алар товарларының гомуми өлеше 14%тан артык.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстан Мәскәүдән кала “МЕТРО Кэш энд Керри” челтәре кибетләре булган Россия субъектларының беренчесе. Бүгенге көндә дә компания белән тыгыз хезмәттәшлек дәвам итә, диде ТР Премьер-министры. Шулай ук ул, бу челтәр белән Татарстан тәэмин итүчеләре кебек, кулланучылар да - рестораннар, кафе һәм кечкенә кибетләр актив эшли, дип өстәде.