Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кыла

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде. 

Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, башка рәсми затлар каршы алды. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае администрациясенә юнәлде, анда Татарстан Республикасы Президенты һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы әңгәмә корды.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта узды, анда Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары һәм Көньяк Моравия крае администрациясе вәкилләре катнашты.

Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Гашек массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Гашек Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады (Соно-үзәк, Брно).

Иртәгә, 7 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсы утырышында катнашачак, шулай ук Чехия-Татарстан эшлекле форумында чыгыш ясаячак. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Прагага барачак, анда аның Чехия Республикасы Сенаты Рәисе Милан Штех һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек белән очрашулары планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International