Икътисадый яктан үсеш алган төбәкләр – Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек очрашуында хәбәр ителде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук Көньяк Моравия крае администрациясенә бүгенге эш сәфәрен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Чехиядә (Брно шәһәре) Татарстан Республикасы Көннәрен һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын уздыру мөмкинлеге өчен дә ул рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шушы еллар эчендә эшлекле багланышларыбызны саклап калу зарурлыгын без аңлыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, хәзерге сәяси вәзгыятькә карамастан, без аларны югалтырга тиеш түгел.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә генә түгел, шулай ук Көньяк Моравия крае мисалында төбәк хакимиятләре тармаклары эшен оештыруда да гамәлгә ашырыла. Мәгариф өлкәсендә Рөстәм Миңнеханов студентлар алмашуны, белгечләр әзерләүне, Казан федераль университеты белән хезмәттәшлекне билгеләп үтте. Без Көньяк Моравия краен Чехиянең икътисадый яктан ныклы һәм үсеш алган төбәге буларак беләбез, безгә аннан өйрәнерлек нәрсәләр бар.
Татарстан Президенты шулай ук бүгенге визитның Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае белән тыгыз хезмәттәшлекне ныгытуга һәм дәвам итүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек үз чиратында билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда Көньяк Моравия крае белән, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бөтендөнья һәм Европа икътисадындагы катлаулы вәзгыятькә кармастан, Көньяк Моравия крае белән Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы багланышлар үсеше өчен каршылыклар юк.
Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский билгеләп үткәнчә, бу ике алдынга төбәк арасындагы хезмәттәшлек Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта.
Очрашу тәмамлангач, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов болай дип белдерде: бүген төп бурыч – Көньяк Моравия крае белән, безнең икътисадый- сәүдә мөнәсәбәтләренә нигезләнеп, мәдәни, туризм һәм мәгариф өлкәләренә дә җитди игътибар бирергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Көньяк Моравия крае – Чехиянең уңышлы һәм алга киткән төбәкләреннән берсе, һәм аның төбәк идарәсе ситемасын оештыру тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы. Үз чиратында Татарстан Көньяк Моравия крае коллегалары белән “Электрон Хөкүмәт”не булдыру һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.
Михаил Гашек журналистларга белдергәнчә, бу – Рөстәм Миңнехановның Көньяк Моравия краена өченче визиты. Бүгенге эш сәфәре нәтиҗәсендә яңа проектлар барлыкка килүгә ул ышаныч белдерде. Татарстан – Россиянең бай тарихы һәм традицияләре булган алдынгы төбәге, диде Михаил Гашек. Ул канәгатьлек белән белдергәнчә, меңьеллык Казанның тарихы археологик казулар барышында табылган чех тәңкәсе артефактына турыдан-туры бәйле, шул исәптән бу тәңкә буенча Казанның тарихи яше дә билгеләнгән. Михаил Гашек шулай ук искәрткәнчә, бүген Брноның Соно-үзәгендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак – бу Татарстан мәдәнияте белән очрашырга, аның традицияләрен һәм тарихын белергә телүчеләр өчен зур мөмкинлек.