Рөстәм Миңнеханов һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек Брнода Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-үзәге” сәхнәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты Татарстан Республикасының Чехиядәге Көннәре кысаларында узды. 

Тамашачыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Брнода татарстанлылар якын дуслары янына киләләр – чөнки Татарстан белән Көньяк Моравия крае арасында дустанә иптәшлек мөнәсәбәтләре урнашты. Ышанам, сәүдә, туризм, мәгариф, мәдәният багланышларыбыз Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәр, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка әлеге  концертны һәм Татарстан Республикасы Көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Александр Змеевский үз чиратында тамашачыларны – Европа илләрендә яшәүче татарлар диаспораларын сәламләде. Ул шулай ук Көньяк Моравия краена һәм Татарстан Республикасына киләчәктә уңышлар теләде һәм бу төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр Россия белән Чехия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга китерер дип өмет белдерде.

Көньяк Моравия крае Гейтманы белдергәнчә, бүгенге концерт – Татарстан мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен үзенә бертөрле чакыру гына түгел, ул Татарстанның үзендә булу, аны әйбәтрәк белән белү – Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә булу өчен дә чакыру.

Концерт башланыр алдыннан Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдара Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов  дуэты һәм башкалар чыгыш ясады.   

 “Соно-үзәгенә” кергән урында Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов анда йөргәндә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка Татарстан өчен традицион  һөнәрләр – тире игү, итек басу турында сөйләде, тәкъдим ителгән әйберләрне күрсәтте.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International