Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия краенда Брно шәһәрендә узды.
Утырышта шулай ук Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Европа берлеге илләрендә яшәүче татарлар - Европа татарлары альянсы әгъзалары катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, глобальләшү шартларында татар телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга аеруча игътибар итәргә кирәк. Ул ассызыклаганча, Татарстан читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга тырыша. Мондый элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту өчен җаваплылык бездә, Татарстан Республикасында, диде ул, һәм татарларының 30 % гына Татарстан территориясендә яшәвен искәртте.
Бу мәсьәләдә РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, ватандашлар белән эш өчен җаваплы башка оешмалар гаять зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дөнья татарларын берләштерүгә, телне саклап калуга юнәлдерелгән проектлар турында кыскача хәбәр итте. Алар арасында "Ана теле" проекты - интернетта онлайн рәвештә татар телен өйрәнергә ярдәм итә, шулай ук "ТНВ-Планета" проекты, татар яшьләре өчен форумнар һәм конференцияләр.
Әлбәттә, бүген бу җитәрлек түгел, диде Рөстәм Миңнеханов, ләкин без читтә яшәүче татарларга милли үзенчәлекләрен саклап калуга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Безгә сезнең фикерне ишетү, теләк һәм тәкъдимнәрегезне, проблемаларыгызны белү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.
Катнашучыларны сәламләп Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев та чыгыш ясадылар.
Утырышта Альянс өч ел элек булдырылганы һәм анда Европа берлегенең 17 иленнән 25 оешма кергәне турында хәбәр иттеләр.
Бүген Германия, Болгария, Словакия, Чехия һәм башка илләрдән вәкилләр тәкъдимнәре турында сөйләделәр.
Аерым алганда, Европа татарлары альянсының бизнес-клубын оештыру тәкъдиме яңгырады. Аны төрле илләрдә уздырып була.
2016 елда Европа Сабантуе Германиянең Дрезден шәһәрендә узачагын искәрттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының актив әгъзаларына Татарстан Президенты Рәхмәтләрен һәм башка бүләкләрне тапшырды. Очрашу фотога төшү белән тәмамланды.