Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.

Чара “Вигадо” концерт залында узды

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Венгриягә ике көнлек (2016 елның 7-8 апреле) эш сәфәре кыла.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгрия Кеше ресурслары министры Золтан Балог мөрәҗәгать итте. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә Татарстан-Венгерия багланышлары бик мөһим. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан – күп милләтле республика, анда гасырлар буена төрле милләт халыклары дус һәм тату яши.   

Рөстәм Миңнеханов бүген әзерләнгән концерт программасы татар халкының мәдәниятен белергә ярдәм итәр дип өмет белдерде. Без сезгә республикабызның бер кисәкчеген алып килдек, диде ул. 

Татарстан Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, билгеләп үткәнчә, “бу визит ике ил – Россия һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк”, һәм ул бүгенге чакыруны кире какмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Венгриядәге Илчесенә һәм Венгриянең Россиядәге Илчесенә визитны һәм концерт программасын оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.   

Концерт башланыр алдыннан Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.  

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдара Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов  дуэты һәм башкалар чыгыш ясады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International