Рөстәм Миңнеханов Дубайда VI еллык инвестицион форумда катнашачак

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты  – VI еллык инвестицион форумда (Annual Investment Meeting - AIM-2016) катнашу, форум Дубайда 2016 елның11-13 апрелендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында һәм AIM-2016ның «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашачак. 

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашуы көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның AIM-2016да катнашучы бизнес вәкилләре белән очрашуы да планлаштырыла.

Форумда Татарстан Республикасы рәсми делегациясе түбәндәге составта катнаша: Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International