Рөстәм Миңнеханов Дубайда Dubai Internet City компаниясендә булды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәне Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Dubai Internet City компаниясендә булды.

Dubai Internet City  (DIC) – мәгълүмат  технологияләре өлкәсендә эре технологик парк. Ул Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Азия илләре белән хезмәттәшлек итә. DIC 1999 елда ачылган. DIC резидентлары арасында  Microsoft, IBM, Cisco, Oracle Corporation, Nokia, Siemens һәм башкалар бар.

Бүген Татарстан кунаклары игътибарына DIC компаниясен тәкъдир иттеләр.  Dubai Internet City вәкилләре киләчәк планнары турында сөйләделәр һәм  сорауларга җаваплар бирделәр.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә мондый эре компания белән хезмәттәшлек Татарстан өчен бик актуаль. Ул, аерым алганда, хезмәттәшлекне оештыруны һәм мәгълүматны саклау өлкәсендә багланышлар урнаштыруны тәкъдим итте. 

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк» ДАУ директоры Антон Грачев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International