ТР Премьер-министры Кама Тамагы һәм Спас районнарында яңа торак төзелеше барышын тикшерде

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Спас муниципаль районнарында булды. Максаты - гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышу иде.

Кама Тамагының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында Илдар Халиков ике 15 фатирлы торак йорт төзелешен тикшерде. 

ТР Премьер-министры “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды”  башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов озатуында төзелеш мәйданчыгын карады  һәм подрядчы белән эш барышы турында сөйләште. Аерым алганда, Илдар Халиков төзүчеләрне торак объектлар төзелешен тизләтергә чакырды.

"Хәзер төзелеш эшләренең төп вакыты башлана. Барлык мәсьәләләрне бик тиз килештерергә кирәк. Юкса сез билгеләнгән вакытка сыймаячаксыз, ул инде болай да күчерелгән иде", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Алга таба Илдар Халиков  Болгар шәһәренә юнәлде, анда дүрт төзелеш мәйданчыгында булды. Барлык объектлар да бүгенгә төрле әзерлек стадиясендә.

ТР Премьер-министры эшчеләр һәм подряд оешмалары җитәкчеләре белән аралашты: кирәкле төзелеш материалларының барлыгы, әзер торакны тапшыру вакытын үтәү, эшләрнең тиешле сыйфатын тәэмин итү белән кызыксынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International