Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Андрей Малышев: “Татарстан “Роснанотех” өчен өстенлекле төбәкләрнең берсе булып кала”
2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында нанотехнологияләр һәм наноиндустрияне үстерү өлкәсендә Хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
“Татарстан 2015 елга кадәр наноиндустрияне үстерүдә комплекслы программа эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла торган Россия Федерациясенең беренче төбәге булды”, - дип ассызыклады киңәшмәдә Илдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итүгә дә карамастан, республика, кызганычка күрә, әлегә дәүләт корпорациясенең барлык ресурсларын һәм потенциалын файдаланмый. Татарстан предприятиеләренә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә кирәк. ТР Хөкүмәте башлыгы барлык профиль министрлыклары һәм ведомстволарга нанотехнологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә күрсәтмә бирде.
“Татарстан “Роснанотех” өчен өстенлекле төбәкләрнең берсе булып кала. Нанотехнология үзәге төзү буенча үткәрелгән конкурста республика заявкасының җиңеп чыгуы да уртак нәтиҗәле эшнең бер дәлиле”, - дип белдерде “Роснанотех” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Андрей Малышев.
Искәртеп узабыз, 2009 елның 15 декабрендә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе тарафыннан нанотехнология үзәкләре төзү буенча конкурс игълан ителде, анда Татарстан Республикасыннан “Татарстан Республикасында нанотехнология үзәге” проекты тәкъдим ителде, ул 2010 елның беренче яртыеллыгында “Идея” инновация-җитештерү технопаркы базасында Нанотехнология үзәге булдыру буенча заявка отты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Татарстан Республикасында наноиндустрияне үстерү буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе Борис Павлов чыгыш ясады.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлек итү кысаларында сәнәгать нанотехнологияләре булдыру буенча Татарстанның 49 проекты карала, аларның бишесе хупланган. “Роснанотех” дәүләт корпорациясе фәнни-техник советының 2010 елның июлендә узган чираттагы утырышында “РАМ” ҖЧҖнең инвестиция проекты (“Нефть чыгару җиһазлары өчен золотник клапаннар җитештерү”) буенча уңай карар кабул ителде. Инвестицияләрнең күләме – 220 миллион сум, проект үзен 4,5 ел эчендә аклаячак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз