ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Венгрия һәм Чехиядә булуы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Венгрия һәм Чехиядә булуы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.

Үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән сәүдә-икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү буенча ирешелгән килешүләр турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.

Искә төшерәбез, Татарстан делегациясе составына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре һәм банк секторы җитәкчелеге кергән.

Визит барышында ТР Президенты Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Венгриянең тышкы эшләр һәм тышкы икътисади багланышлар министры Петер Сийярто белән очрашкан. Венгрия-Татарстан эшлекле форумы, Татарстан һәм Венгриянең эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары үткән. Венгриядә Татарстан көннәре узган, ТР сәнгать осталары концерты күрсәтелгән.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Венгрия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнгән. Казан белән Будапешт арасында туры авиарейс ачу, автобуслар һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлкәсендә Венгрия компанияләренең “КАМАЗ” ГАҖ белән хезмәттәшлеген үстерү, “Татхимфармпрепараты” компаниясенең Венгриянең фармацевтик предприятиеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү, Венгрия белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә багланышларны үстерү, студентлар белән алмашу һәм башкалар.

Туризм һәм фән-мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлекне киңәйтү планлаштырыла.

6-7 нче апрель көннәрендә, визит кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Чехия Республикасы Сенаты Рәисе Милан Штех һәм бу илнең сәнәгать министры Ян Младек белән рәсми очрашулары, шулай ук Чехиянең “Югострой” һәм “Велка Битеш” компанияләре җитәкчелеге белән очрашулар үткәрелгән.

Брнода узган Татарстан-Чехия эшлекле форумында Альберт Кәримов республиканың сәнәгать потенциалын презентацияләгән. Шулай ук эшлекле даирәләрнең кара-каршы очрашулары үткән.

ТР делегациясенең Чехиягә визиты барышында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында ике яклы документлар имзаланган, шул исәптән – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Чехиянең БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара аңлашу турында меморандум һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия-Чехия катнаш сәүдә палатасы арасында хезмәттәшлек турында меморандум.

“Дельрус Чистай” ҖЧҖ һәм FAVEA Europe s.r.o. компаниясе ниятләр турында килешү имзалаган. Ул инфузион эремәләр заводы төзелешенә кагыла.

Моннан тыш, Чехиянең Мәскәүдәге илчелегендә Татарстанның сәнәгый һәм инвестицион потенциалын презентацияләүне оештыру, шулай ук быел икенче яртыеллыкта Прагада сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Татарстан-Чехия уртак эшче төркеменең чираттагы утырышын уздыру турында килешенгән.

Татарстанда “Югострой” компаниясе производствосын (авто һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен җиһаз җитештерү) локальләштерү буенча эшне дәвам иттерү турында карар кылынган. Республиканың авиацион, аграр сәнәгать кластерлары предприятиеләре өчен компания презентациясен оештыру ниятләнә.

Шулай ук, “Казан агрегат заводы” ҖЧҖнең “Велка Битеш” компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү юнәлешендә эш алып барылачак.

Көньяк Моравия һәм Татарстанның туристик потенциалларын презентацияләү планлаштырыла. Чехиянең космик тикшеренүләр үзәгенең Татарстан вузлары белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен җайга салу турында сөйләшүләр булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International