Иртәгә, 2016 елның 14 апрелендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) "Хәйрияче - 2015" республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасының онлайн трансляциясе оештырылачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.
Чара "Корстон" КСККда уздырыла.
Трансляция 12.00 сәгатьтә башлана.