Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында (ВИАМ) булды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында (ВИАМ) булды. 

Визит барышында кунаклар институтның фәнни эшчәнлеге, ВИАМның материалларны өйрәнү өлкәсендәге казанышлары, заманча фәнни-җитештерү җайланмалары һәм аз тоннажлы җитештерү белән таныштылар, шулай ук институт белгечләре белән әңгәмә кордылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов югары технологияле фәнни-җитештерү комплексларын карап чыкты, шулардан: аддитив технологияләр һәм порошок рәвешендәге припойлар өчен порошоклар алу буенча, эссегә чыдам коелмаларны коелган чыбыксыман әзерләүнең, полимер композицион материаллар әзерләүнең җитештерүе буенча, газ торбалы двигательләр өчен монокристал көрәкчекләр кою буенча. Татарстан Республикасы Президентыны аддитив технологияләр алымы белән катлаулы двиательләр әзерләү өчен җайланмалар һәм лазер гибрид эретеп ябыштыру комплексы аеруча кызыксындырды.

ВИАМ генераль директоры, РФА академигы Евгений Каблов институтның материаллар һәм яңа технологияләр булдыру эшчәнлеге турында сөйләде. Кунакларга ВИАМда эшләнгән металл-порошок композицияләрдән аддитив технологияләр ярдәмендә әзерләнгән детальләр үрнәкләрен күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов тагын ВИАМның полимер композицион материаллар эшләнмәләренә аерым игътибар бирде. 

Евгений Каблов хәбәр иткәнчә, авиацион һәм ракета-космос сәнәгате предприятиеләре ихтыяҗлары өчен ВИАМда барлыгы 300 марка полимер композицион материал әзерләнә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ВИАМның филиалын булдыру буенча киләчәк адымнар турында фикер алышу киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә барышында яклар фәнни-техник хезмәттәшлек йомгаклары һәм перспективалары, гамәлдәге уртак проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы предприятиеләре тарафыннан югары технологияле инновацион продукцияне үзләштерү этаплары турында фикер алыштылар.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты институт казанышларына югары бәя бирде һәм ВИАМның илебез сәнәгатен үстерү өчен кирәкле материаллар җитештерүдәге аерым ролен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International