Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Компания "Сухой" ГАҖ филиалы - "Сухого" тәҗрибә-конструктор бюросының җитештерү мәйданчыкларында булды (Мәскәү).
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, «Казанский «Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов һәм делегация әгъзалары борт программа тәэминатын эшләүне һәм мәгълүмати-идарә итү системасын интеграцияләүне оештыру белән таныштылар. Шулай ук татарстанлыларга суперкомпьютер технологияләрен кулланып проектлау алымнарын күрсәттеләр.
"Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ вице-президенты - "Компания "Сухой" ГАҖ генераль директоры Игорь Озар кунакларга авиация өлкәсендә заманча эшләнмәләр турында хәбәр итте.
Шуннан яклар "Туполев" ГАҖ конструкторлар бюросын үстерү программасы турында сөйләштеләр.
Очрашуга йомгаклар ясап, Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә таныштыру экскурсиясе һәм тулы кызыклы презентация өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, компаниянең Татарстан предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итүе алга таба да дәвам ителәчәк.