ТР Премьер-министры “Имин шәһәр” АПК системаларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы (АПК) системаларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Бу чара видеоконфернцэлемтә режимында үтте. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары  Таһир Кәримуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Рогозин, бүгенге көнгә кризислы хәлләрнең килеп чыгуы җитди артты, бу аеруча тышкы сәяси вазгыятькә бәйле, дип билгеләде.

“Шул сәбәпле “Имин шәһәр” АПК һәм Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү буенча бердәм дәүләт системаларын активлаштыру ихтыяҗы артты”, - дип саный РФ вице-премьеры.

Дмитрий Рогозин фикеренчә, “Имин шәһәр”нең барлык сегментларын 2020 елга кадәр Россиянең барлык субъектларында кертергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International