Бүген Татарстан Республикасына Хаким Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендә Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясе килде.
"Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.
Казакъстан коллегаларының эш программасында –Татарстан Республикасының берничә икътисад тармагындагы тәҗрибәсе белән танышу, "Казан" агросәнәгать паркы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, "Химград" технополисы һәм башка объектларда булу каралган.
Аерым алганда, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТР казакълар милли-мәдәни мөхтарияте активы белән очрашу планлаштырылган.
Кич белән Архимед Мөхәмбәтовның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә (Казан Кремленең Губернатор сарае).
Моннан тыш, Костанай өлкәсе делегациясе "Ибн Фадлан сәяхәте" күргәзмәсен ("Эрмитаж-Казан" үзәге”) караячак.