Татарстанда 2016 елның 1 кварталында ТКХда хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча гражданнардан 6051 мөрәҗәгать кергән

2016 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 1 кварталында торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүләр сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча гражданнардан 6051 мөрәҗәгать кергән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.

2016 елның 1 кварталында ТКХ мәсьәләләре буенча кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә: 2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда 796дан артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрдә 7 мең 850 мәсьәлә күтәрелгән.

Якынча 47% мөрәҗәгать күп фатирлы йортлардагы уртак мөлкәткә кагыла, 27%ы – торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү мәсьәләләренә, 10%ы –  коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатсыз булуына.

2015 елның 1 кварталы белән чагыштырганда бирелүче сораулар саны арткан. 34%ка –  җылылык чорына күчүгә бәйле рәвештә торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча, икеләтә – идарәче оешмалар эшчәнлеге турында. Калган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән. 

2016 елның 1 кварталында ТКХ буенча Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Теләче, Чирмешән районнары халкыннан шикаятьләр кермәгән.

Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең җыелу мәсьәләсенә килгәндә, 2015 елның 1 кварталына мониторинг нәтиҗәләре буенча 3 ай эчендә түләүләрне җыю дәрәҗәсе 95,8% тәшкил иткән, бу былтыргы шул чорга караганда 0,2%ка ким.  

2015 елның мартына үткән айдагы күрсәткечтән 3,9%ка арткан һәм 98,3% тәшкил иткән (былтыргы шул чордан 0,4%ка ким).

Түләүләрне җыюның уртача дәрәҗәсе 98,4% килеш кала (былтыргы шул чордан 0,3%ка ким).

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүген республикада гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча электрон төрдәге барлык механизмнар да эшли. Бу – терминаллар һәм инфоматлар, банкларның онлайн-системалары, түләү буенча интернет-системалар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы.

2015 елның 1 кварталына торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен электрон рәвештә керүче түләүләр барлык сумманың 31,7%ын тәшкил итә һәм түләүләр санының – 28,4%ын. Бу күрсәткечләр үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда гомуми суммадан 1,9%ка артык һәм түләүләр саныннан 2,7%ка артык.        

Электрон түләүләрнең төп өлешен үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең электрон җайланмалары тәшкил итә (терминаллар, информатлар, банкларның онлайн-системалары) – 20,8%, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталы аша акчаларның 10,7%ы кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International