“Ефәк юлы” ралли участогы тагын Татарстан аша узачак. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова хәбәр итте.
“Татарстан тарихта аерым урын алып тора – 2009 елда монда ярышлар башланды. Ралли башка форматта әйләнеп кайта”, - диде ул бүген журналистларга.
Быел ярышлар трассасы Мәскәүдән Пекинга кадәр сузылачак, 10 км юл Россия, Казакъстан һәм Кытай территориясе аша узачак. Барабанова ачыклаганча, махсус участокларның берсе 9 июльдә Казанда булачак.
Кичке сәг. 6 дан 10 га кадәр җанатарлар үз күзләре белән юлның беренче “сугышчан” метрларын күрәчәкләр – тамашачылар зонасы Сибгат Хәким урамында Казансу елгасы ярында махсус участок маршруты буенда урнашачак.