ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивален оештыруга һәм уздыруга өлеш керткәне рәхмәт белдерде.
Комиссия җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе тарафыннан имзаланган, Татарстан Республикасы Президенты адресына юлланган телеграммада әйтелгәнчә, «гаҗәеп җылы иҗат атмосферасында узган фестиваль, чынлап торып күркәм бәйрәмгә, тантаналы һәм уникаль вакыйгага әверелде».
«Сез кузгатып җибәргән хәрәкәтнең, мәдәниятләр диалогы, сәнгатьне популярлаштыру, анда катнашучы күпкырлы талантларны ачу өчен күркәм мохитка әверелеп, елдан-ел көчәя баруы аеруча шатландыра», - диелә телеграммада.
«Ышанам, сез гамәлгә ашыра торган проект балалар иҗатын республикада гына түгел, аннан читтә дә үстерүгә ярдәм итәчәк, бөтен илебездәге мәдәниятләр күптөрлелеген хуплауга хезмәт итәчәк», - дип ассызыклаган Г. Орджоникидзе.