Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең 2015 елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Компания акицонерларының еллык гомуми җыелышы тәмалмангач биргән матбугат конференциясендә ул бу хакта хәбәр итте.
Катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре буенча "ТАИФ" компанияләр төркеме эшчәнлеге уңай, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу 524 млрд. сум керем, табыш та, бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар да, уртача хезмәт хакы да - без канәгать.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, агымдагы елның дүрт аенда компания нәтиҗәлелеге кимемәде, киресенчә, яхшырды. Компания үсеше стратегиясен дөрес сайлауның нәтиҗәләр бирүен күрәбез, дип саный Татарстан Президенты, компания тотрыклы һәм җитди планнары бар.
"ТАИФ" ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Сүлтиев хәбәр иткәнчә, агымдагы елда салым маневры кертелсә дә, энергия чыганакларына бәя икеләтә артты, "ТАИФ" компанияләр төркемендә керем 2015 елда 524 млрд. сум тәшкил итте, чиста табыш - 110 млрд. сум, уртача хезмәт хакы компанияләр төркемендә - 40,5 мең сум.
Дивидендлар түләүгә килгәндә, Рөстәм Сүлтиев сүзләренчә, "ТАИФ" ААҖ 3,5 млрд. сумны, ягъни чиста табышның 36 % дивидендлар түләүгә юнәлдерә. Калган өлеше 6,5 млрд. бүленмичә кала.
"ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, "ТАИФ" компанияләр төркеме "Татнефтепродукт" ХК АЗС сатып алды (85,84 % акцияләрен). Бу кулланучыларны югары сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүне мөмкин итте. Хәзер 233 АЗС - бу Татарстан Республикасына җитә, диде Альерт Шиһабетдинов.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "яңа 6 миллионлык Түбән Кама нефть химиясенең яңа комплексына җитештерәчәк".