Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

2016 елның 1 мае, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстам Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Дубай (БГӘ) шәһәренә килде.

ТР Президенты эш программасы кысаларында БГӘ эре төзелеш һәм инвестиция компанияләре җитәкчелеге белән рәсми очрашулар уздырырга планлаштыра.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Al Habtoor Group» компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабут белән очраша. Ә иртәгә, 2016 елның 2 маенда ТР Президентының Дубай Бөтендөнья сәүдә үзәге генераль директоры Хәләл Сәед Әл-Мари, Абу-Даби Үсеш фонды җитәкчелеге һәм «Emaar Properties» компаниясе вәкилләре белән очрашулары каралган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International