Быел Татарстанда яшәүче 359 сугыш ветеранының торак шартлары яхшыртылган. Хәзерге вакытта республикада торагына капиталь ремонт уздыруга мохтаҗ булган 133 кеше исәпләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. Матбугат очрашуында, шулай ук, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
“Әлеге ветераннарның теләгенә карап, ремонт вакыты җәйге чорга билгеләнгән. Бүген торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган сугышта катнашкан затлар һәм сугыш инвалидлары юк”, - дип билгеләп узды министр. Аның әйтүенчә, хәзер 18 мең 940 кешенең торак шартлары яхшыртылган исәпләнә.
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, 1 нче Майга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ТРда 65 мең 214 Бөек Ватан сугыш ветераны һәм сугышта катнашып һәлак булганнарның һәм сугыш инвалидларының тол хатыны гомер кичерә. Алар арасында – 2658 сугышта катнашкан зат һәм сугыш инвалиды, 57 мең 565 тыл хезмәтчәне, сугышта катнашып һәлак булганнарның һәм сугыш инвалидларының 3953 толы, Армия составына кермәгән 612 сугышта катнашкан зат, концлагерьларның 214 балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, 212 блокадалы Ленинградта яшәүчеләр.
Э. Зарипова сүзләренә караганда, хәзергә республикада 4028 ветеранга өйдә социаль хезмәт күрсәтелә. Авыл җирлегендә ялгыз яшәүче 879 ветеранга өй шартларында хезмәт бушлай күрсәтелә. “Бу, федераль йөкләмәләрдән тыш, май аеннан республика бюджеты хисабына тормышка ашырыла торган өстәмә социаль ярдәм чарасы”, - дип белдерде ул.
“Дорогой наш ветеран” акциясе кысаларында 12 млн сум хәйрия акчасы җыелган. 13 муниципаль берәмлектә Татарстан Президенты исеменнән ветераннарга бәйрәм открыткалары тапшыру буенча эш ахырына якынлашкан. Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбиляр ветераннарны 90 яшьлеге белән шәхси котлаулар әзерләнгән. Май аенда мондый 366 юбиляр исәпләнә.
Майда уздырылачак чараларга килгәндә, министр әйтүенчә, 6 нчы май 14 сәгатьтә Чуйков урамы, 83 нче йортта “Герой агачы” акциясе узачак. Аның кысаларында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов хөрмәтенә зәңгәр чыршылар утыртылачак. “Бөтен Россия халкы бу бөек датаны горурлык белән билгеләп узарга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Борис Кузнецов.
Сугыш ветераннары һәм ветераннар хәрәкәте активистлары өчен 24 нче майдан 31 нче майга кадәр Казан – Волгоград – Казан маршруты буенча традицион теплоход круизы оештырыла. ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразив әйтүенчә, маршрут очраклы гына сайланмаган. “Быел Волгоград Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьевның тууына 100 еллыгын билгеләп үтә. Иң мөһиме – безнең ветераннар шул әһәмиятле вакыйгада катнашачак”, - дип белдерде вице-премьер. Круиз яшьләр катнашында узачак.
Васыйл Шәйхразиев биргән белешмә буенча, 2015 нче елның 9 нчы маеннан бүгенгә кадәр 11 мең 625 ветеран якты дөньядан китеп барган.