Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Урман массивлары торгызуга караганда зуррак темплар белән кими бара
2010 елның 6 сентябре, дүшәмбе
Урманнарның никадәр зур байлык булуын күзаллау өчен берничә санны атап үтү җитәдер. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә җиткергәнчә, Россия территориясенең 69 проценты урманнар белән капланган. Дөньядагы үзагач запасының биштән бер өлеше дә Россиягә туры килә. Моңа урманнарның зур экологик ролен дә өстәргә кирәк. Шуңа күрә бүген урманнарны дөрес итеп файдалану, аларны саклау һәм торгызуның актуальлеге бик югары.
Тик бүген урман массивлары торгызуга караганда зуррак темплар белән кими бара. Моңа урманнарны законсыз кисү, янгыннар, экологияне пычрату, урманнарны сәнәгый үзләштерү һ.б. факторлар йогынты ясый. Табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова чыгышын россиякүләм масштабтан башласа да, докладының үзәгендә Татарстанда урманнарны саклауның ни дәрәҗәдә оештырылышы ята иде. Тикшерүләр нәтиҗәләренә нигезләнеп ул, республикада урманнарны саклау һәр торгызу буенча чаралар күрелүгә карамастан, бу эшләрнең җитәрлек булмавын, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, табигатьтән файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау буенча федераль органнарның төбәк бүлекчәләренең контроле җитмәвен искәртте. Аның сүзләренә караганда, 2007 елда Татарстанда урманнарны рөхсәтсез кисүнең 355 факты теркәлсә, узган ел аларның саны 730 дан арткан. Урманнар белән бәйле җинаятьләрнең бик авыр ачылуын күздә тотканда, моны айсбергның түбәсе белән генә чагыштырып булыр иде. Ләкин шул ук вакытта бу саннар республикада бу төр җинаятьләрне ачу эшенең активлашуын дәлилли, ди ул.
Урман янгыннары да үз эзен сала. Быелгы аномаль эсселек, аларның санын, алардан килгән зарарның күләмен арттыру сәбәпле, быелгы янгыннарны узган елгылар белән чагыштырырга да урынсыз булыр иде. Иң мөһиме: республикада барлык ведомстволарның килешеп эшләве һәм махсус техникалар белән тәэмин ителеш зур масштаблы янгыннарга китермәгән. Моны үз чыгышында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тә искәртте.
“Узган ел ТР җитәкчелеге инициативасы белән РФ Оборона министрлыгы линиясе буенча алынган 18 “ЗИЛ” автомобиле урман хуҗалыкларына бирелде. Узган ел урман хуҗалыклары шулай ук махсус 60 “УАЗ” машинасы белән тәэмин ителде. Республика Президенты карары белән, урманнарга көндәлек авиапатруль оештыру өчен 2 млн. сум бүленде. Шушы һәм бик вакытлы күрелгән башка чаралар быел янгыннар белән бәйле катлаулы вәзгыять шартларында нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирде”, -дип саный министр. Аның чыгышы, кайбер тармак проблемаларына карамастан, прокурор Вера Солдатова чыгышыннан аермалы буларак, оптимизм белән сугарылган иде.
Бүген республикада урманнарны саклау һәм торгызуда, аларны үзләштерүдә 2018 елга кадәр урман хуҗалыгын үстерү буенча расланган Стратегиягә зур өметләр баглана. Республикада урман орлыгы әзерләүнең нәтиҗәлелеген арттыру, яхшырак үзлекле орлык һәм утырту материаллары белән тәэмин итү максатыннан, Саба районында Россиядә беренче селекция-орлыкчылык үзәге сафка басачак. Биредә нарат һәм чыршыдан елына 2 тонна орлык, барлыгы 3,8 млн. данә чәчү материалы әзерләү күздә тотыла. Наил Мәһдиев республикада түбән сыйфатлы үзагачны эшкәртү мәсьәләсенең чишелеш табасын да искәртте. Билгеле булганча, бу проектны “Алабуга” МИЗ да гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Төркиянең агач плитәләр җитештерү буенча махсуслашкан “Кастамону Энтегре” ширкәтенең заводына биредә нигез салынды. Ул 2012 ел ахырында эшләп китәргә тиеш. Завод елына 450 мең куб метр үзагач эшкәртергә сәләтле булачак.
Ә инде законсыз урман кисү белән көрәш, кадрларның профессиональлеген күтәрүгә килгәндә, Наил Мәһдиев җитәкче буларак алдагы елларда бу өлкәдә эшчәнлекне тагын да нәтиҗәле итәргә ышандыра.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген урман һәм урманчылар икесе бердәй игътибарга лаек. Бөтен кеше дә бу җаваплы эшкә килергә теләми. Булган кадрлар потенциалына таянып эшләргә кирәк. Аларны һөнәри яктан үстерү, эшләр өчен тиешле шартлар тудыру, хезмәтен лаеклы бәяләү безнең бурыч, дип белдерде ул.
Бүгенге киңәшмәдә яңгыраган теләк-тәкъдимнәр, бурычлар чаралар планында урын алачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Росгвардия идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык күрсәтәләр
Бүген Россия Федерациясе илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров мөрәҗәгать итте. 2025 елда ведомство эшчәнлегенә багышланган фильм күрсәтелде.
16
гыйнвар, 2026 ел
Алексей Песошин: Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели
Тарифларны җайга салу - дәүләт сәясәтенең стратегик коралы, ул барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын билгели һәм предприятиеләрнең инвестицион активлыгын саклап кала. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз