Рөстәм Миңнеханов Казанда "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасын төзелешен тикшерде

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасын төзү эшләре барышын бәяләде. 

Искәртик, "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасы төлеше 2014 елның июль аенда башланды. 

Патрис Лумумба урамында урнашкан комплекс территориясе 1,5 гектар тәшкил итә, бина мәйданы - 23 мең кв. метрга якын. Объект 11 һәм 5 катлы 2 объекттан тора, подвалы, автомобильләр өчен 2 катлы җир асты парковкасы, шулай ук ачык парковка да бар. Бинада офис бүлмәләре, конференцияләр залы, буфет зонасы, төшке аш һәм башка бүлмәләр каралган.

Объектта төп эшләр тәмамланган. Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, бүген эшләр бер сменада башкарыла, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләр алып барыла. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төзү эшләрен тизләтү һәм объектны вакытында сафка тапшыру өчен 2 сменалы эш оештырырга да була.

2016 елның август ахырына "Транснефть-Прикамье" АҖ объекты сафка кертелер дип көтелә. Объектның генераль подрядчысы - "Кулонстрой" ЯАҖ.

Объектта Рөстәм Миңнехановны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре, "Кулон" ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов, "Транснефть-Прикамье" АҖ генераль директоры Роберт Галиев озата йөрделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International