Рөстәм Миңнеханов һәм Леонид Литинецкий үзара хезмәттәшлек итү турында сөйләште

2010 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе
Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм халыкара эшкуарлар Ассоциациясе президенты, 17нче чакырылыш Израиль Кнессеты депутаты Леонид Литинецкий сөйләште.

Сүз авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында да барды.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов бүген республикага заманча технологияләр кирәклеген ассызыклады. Татарстан Президенты шулай ук Израиль авыл хуҗалыгының дөнья масштабында иң зур үсеш алганнарның берсе булганын билгеләп үтте.

Леонид Литинецкий, үз чиратында, Израиль делегациясенең ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән очрашу үткәргәнен җиткерде. Бергәләп эшли торган өлкәләребез байтак, диде ул.

Леонид Литинецкий Израиль эшкуарларына Татарстан җирендә эшләү мөмкинлеген булдыруны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, җитештерелгән продукцияне Татарстанда да, күрше төбәкләрдә сатырга мөмкин булачак.

Рөстәм Миңнеханов Израиль эшкуарларын делегациясен Татарстанга чакырды. Алар биредә бизнесны оештыру шартлары, республиканың икътисадый потенциалы белән таныша алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International