Рөстәм Миңнеханов: Кабул ителүче чаралар «Ак Барс» банкына, тәвәкәллекнең һәм керемлелекнең төпле балансын саклаган килеш, тотрыклы финанс күрсәткечләренә ирешүен тәэмин итәргә тиеш

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Быелның беренче кварталы «Ак Барс» банкы эшчәнлегендә уңай динамика күрсәтте, шуңа карамастан, бүген банк алдында шушы нәтиҗәне саклап калу өчен җитди бурычлар тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» банкы акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте.

Чара бүген «Ривьера» (Казан) ККда узды.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, банкның турыдан-туры ярдәме белән  2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасы, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм башка чаралар уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, үткән 2015 ел финанс ягыннан, шул исәптән банк өлкәсе, «Ак Барс» банкы өчен гади генә булмады.

«Банк динамикасын үстерү өчен без инвестицияләрне арттырдык. Былтыргы ел йомгаклары банкта кайбер система җитешсезлекләрен ачты, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Быелның беренче кварталы «Ак Барс» банкы эшчәнлегендә уңай динамика күрсәтте, шуңа карамастан, бүген банк алдында шушы нәтиҗәне саклап калу өчен җитди бурычлар тора. Беренчедән, кредит һәм инвестиция сәямәтен актуальләштерергә кирәк. Икенчедән, тәвәкәллекләргә идарәнең заманча системасын төзүдә көчләрне туплау зарур. Өченчедән, банк идарәсенә капиталга ярдәм итүгә басым ясарга, кабул ителә торган тәвәкәллекәрнең адекват дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк ».   

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кабул ителүче чаралар «Ак Барс» банкына,  тәвәкәллекнең һәм керемлелекнең төпле балансын саклаган килеш, тотрыклы финанс күрсәткечләренә ирешүен тәэмин итәргә тиеш.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, банкны киләчәктә үстерү өчен сатуларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең, шул исәптән клиентларга хезмәт күрсәтүләрнең, сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү, банк продуктларының бөтен линейкасын, заманча технологик хәл ителешләрне куллану зарур.

«Кеше ресурсларына һәм кадрлар потенциалына идарәнең заманча системасын булдыру мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу укыту да, карьера үсеше дә, күнекмәләрне арттыру да».    

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә – технопарк базасында, Иннополис базасында  мәгълүмат технологияләре актив үсә,  бизнеска ярдәм итү өчен  инфраструктура булдырылды, һәм «Ак Бас» банкына барлык ресурсларны да актив файдаланырга һәм үзара хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк. 

Без банктан уңай үсеш динамикасын үстерү буенча оператив һәм төптән уйланылган алымнар көтәбез, «Ак Барс» банкына республика җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт ярдәм күрсәтеләчәк, дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International