“Татарстан Сингапур Республикасыннан күп нәрсәләргә өйрәнә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, бу дәүләт һәм муниципаль идарәгә кагыла. Татарстан Хөкүмәте әгъзалары Сингапурның Ли Кван Ю исемендәге Дәүләт хезмәте институтында дәүләт идарәсе өлкәсендә белемен арттырды.
“Бүген Татарстан белән Сингапур Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәгариф, ИТ-технология, сәламәтлек саклау өлкәләрендә гамәлгә ашырыла”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Мисал өчен, Сингапур белгечләре Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү процессында актив катнаша.
“Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең куәтле, динамик үсештәге субъекты”, - дип хәбәр итте тәкъдим итү барышында Татарстан Президенты. Нәтиҗәле дәүләт сәясәте үткәрү, чит илләрдән, шул исәптән Сингапурдан үзләштергән тәҗрибә аркасында без икътисадны диверсификацияләү юлыннан барабыз.
Республика өчен мөһим тармакларның берсе – нефть чыгару. Татарстанда 30 дан артык нефть чыгару компаниясе эшли. Шуларның иң зурысы – “Татнефть” ААҖ, республикада табыла торган “кара алтын”ның 80 проценты аның өлешенә туры килә. Моннан тыш, 30 га якын кече нефть компаниясе бар. “Татарстанда ел саен 233 миллион баррель нефть чыгарыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефтьнең расланган запаслары 7 миллиард баррельдән артып китә, тагын 50 миллиард баррельне битум нефте запаслары тәшкил итә”.
Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Ли И Шян, үз чиратында, Сингапур һәм Татарстан арасында партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынуын билгеләп үтте.
Ли И Шян бүгенге көндә Татарстан үсешендәге дүрт юнәлешне атады. Бу, барыннан да элек, “Электрон Татарстан” проекты. Ул искәртеп узганча, 2009 елның сентябрендә Сингапур белән Татарстан Республикасы арасында ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек итү турында документ имзаланган.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.