Рөстәм Миңнехановка «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проектын тәкъдим иттеләр

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген «Махаон үзәне» торак комплексын төзү проекты архитектурасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Проект тәкъдим итүче компаниянең корылыш тәҗрибәсе бар. Республика территориясендә хәзер аның өч эре проекты гамәлгә ашырыла, берсе –Мәскәү астында.

«Махаон үзәне» – Лаеш районы (Кече Кабан авылы) территориясендә башкарыла торган заманча масштаблы проект. Җир кишәрлегенең гомуми мәйданы – 180 га, участок «Ак Барс капитал» идарәче компаниясе милкендә.

Әлеге проектта төзелешне планлаштыруга карата яңа алым кулланыла, диделәр компания вәкилләре, алар проектлауның Европа тәҗрибәсен кертергә җыеналар. Проектка архитектура һәм урбанистика экспертлары җәлеп ителә, ябык конкурста 23 архитектур бюро катнашкан. Казанга үз портфолиосын шәхсән тәкъдир итү өчен унбер иң көчле команда килгән. Levs Architecten (Нидерланд) бюросы корылышның кызыклы концепциясен тәкъдир итте.

Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР ДИТУ, ТР ДТФ, «Ак Барс Капитал» ИК вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International