Россия транспорт министры Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты
2010 елның 9 октябре, шимбә
Татарстанга эш сәфәре белән килгән Россия транспорт министры Игорь Левитин бүген Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше белән танышты. Аны республика башкаласы буйлап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Зур Казан боҗрасы төзелеше Россия Федерациясе бюджетыннан 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында транспорт инфраструктурасын үстерү өчен бүленгән акчага алып барыла.
Әмирхан һәм Ямашев проспектлары чатындагы эстакаданы да ноябрь ахырында ачу күздә тотыла. Бүген Игорь Левитинга Ямашев проспекты аша салынган күпернең төп торыгын күрсәттеләр. Төзелештә алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә күпер торыгының калынлыгы, тиешле ныклыкны саклаган хәлдә, нибары 1,2 метр тәшкил итә. Юл чишелешенең гомуми бәясе – 1,4 миллиард сум.
Россия транспорт министры шулай ук Әмирхан-Ямашев урамнары чаты астында төзелгән җир асты кичүенә дә төште – аны сафка бастыру юл чишелеше төзелешендә беренче этап булды һәм узган җәйдә төгәлләнде.
Россия Транспорт министрлыгы делегациясе кортежы шулай ук «XL» сәүдә комплексы һәм яңа футбол стадионы янында төзелүче җир асты кичүләре яныннан да узды. Кунаклар Фәйзи урамында сафка баскан 2013 елгы Универсиаданың чираттагы спорт объекты - Өстәл теннисы һәм бокс үзәген ачуда катнашты.
Күптән түгел ачылган “Олимпия уеннары транспорт дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы филиалы транспорт инфраструктурасы объектлары белән танышуның соңгы пункты булды.
Шуннан соң Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Татарстан Хөкүмәте йортына юл тотты, анда Казанның транспорт инфраструктурасы үсеше һәм 2013 елгы Универсиадага әзерлек уңаеннан киңәшмә уза.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.