Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллек органнарына депутатлар сайлауда катнашты

2010 елның 10 октябре, якшәмбе
Сайлау алды кампаниясе моңа кадәр булмаганча тыныч һәм цивиль узды, партияләр дә, кандидатлар да “кара пиар” белән көрәшмәде һәм листовкалар күбрәк булсынга омтылмады, ә үзләренең сәяси платформалары, шәхси карашлары белән лаеклы булуын раслады. Бу исә оешачак муниципалитетлар һәм аларда булачак советлар, чыннан да, республика халкының лаек вәкилләре була, халык файдасына сыйфатлы эшли алачак дигән сүз.

Бүген Казанның Совет районындагы 24 нче ачык (сменалы) гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан 369 нчы сайлау участогына тавыш бирергә килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков шулай дип белдерде.

Аерым алганда, әлеге сайлау участогы да кергән Совет районының 21 нче Арбузов бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка 3 кеше дәгъва итә һәм шуларның икесе үз кандидатурасын үзе тавышка куйса, берсе - КПРФ сәяси партиясе әгъзасы. Бүген сәгать 7дән ишекләрен ачкан 369 нчы сайлау участогында тавыш бирүчеләр саны кампания башында 1963 сайлаучы дип теркәлгән иде, көн дәвамында исемлек үзгәрер, чөнки хисаптан чыгу турындагы таныклык, өстәмә исемлек буенча сайлаучылар мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип шәрехләде участок комиссиясе рәисе Ольга Агеева. Аның сүзләренчә, участокта җәмгысе 2055 кеше теркәлгән, ләкин алар арасында хәрби хезмәт бурычын үтәүчеләр, башка урынга күченгәннәр бар. Ә инде беренче тапкыр сайлау хокукына ия булган 18 яшьлек егет һәм кызлар өчен истәлеккә блокнот белән каләм, матур теләкләр әзерләнгән. Тавыш бирү күләме участок буенча иртәнге 9да 5 процент булса, сәгать 11гә ул 20,8 процент тәшкил иткән, төгәлрәге, 410 кеше тавыш биргән. О.Агеева, безнең участокта элеккеге кампанияләрдә дә тавыш бирергә килүчеләр 50 проценттан ким булмый иде, сайлаучыларның 50 проценты – пенсия яшендәгеләр, ә бүген көн кояшлы, гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр дә күп булыр дип ниятлибез, диде.

Казан шәһәре Думасының II чакырылыш депутатлыгына кандидат итеп бердәм сайлау округыннан 4 сәяси партия – “Бердәм Россия”/”Единая Россия”, “Справедливая Россия”, “КПРФ” һәм “ЛДПР” – үзенең вәкилләрен тәкъдим итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International