Киңәшмәдә катнашучыларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, икътисади үсешнең заманча тәҗрибәсе дәүләт милкенең базар икътисады шартларында зур роль уйнавын күрсәтә. “Алга таба актив хәрәкәт итү автоматлаштыру, эшчәнлекне камилләштерү процессларыннан башка мөмкин түгел”, -дип ассызыклады ул. Хөкүмәт башлыгы мисал итеп Татарстанның агымдагы елның 9 аендагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен китерде. Бу чорда сәнәгатьтә җитештерү индексы 8 проценттан артыкка үскән. Уртача хезмәт хакы 14 процентка арткан. “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ” кебек гигантлар кризиска кадәрге күрсәткечләргә чыга башлаган. “Бу очрашу республика өчен мөһим шартларда уза. Ауропадагы эре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе –“ТАНЕКО” ның тест режимында беренче чираты эшли башлады”, -дип ассызыклады ул. Премьер-министр белдергәнчә, республикада кулланыла торган инструментлар 2009 елгы кризисны зур югалтуларсыз узарга ярдәм иткән. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә исәпләнгән проектлар, “Алабуга” МИЗ, “Мастер” Кама индустрия паркы, “Идея” технопаркы – әнә шундыйлардан. Гомуми мәйданы 30 мең кв. метрдан артык булган IT-парк бу исемлектә аерым урын алып тора. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бу ел ахырына анда 82 компания урнашачак, 1500 гә якын эш урыны барлыкка киләчәк. Әлеге югары технологияләр паркының эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып югары мәгълүмат технологияләренең тизләтелгән үсеше калачак. Премьер укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итүгә кагылышлы республика проектына аерым тукталды. Татарстандагы 37 мең мөгаллимнең 12 меңе инде бүген бу төр техника белән тәэмин ителгән. 2010 ел ахырына кадәр тагын 12 мең укытучы ноутбуклы булачак. Калган 13 мең укытучы киләсе елның 1 сентябренә кадәр ноутбук белән тәэмин ителеп бетәчәк. “Бу - ноутбуклар белән тәэмин итү генә түгел, мәктәпләрне тулысынча Интернет челтәренә тоташтыру дигән сүз дә. Биредә кечкенә бистәләрдәге, шулай ук аз комплектлы мәктәпләр дә исәпкә алына. Компьютерлар программалар белән тәэмин ителә”, -ди Премьер-министр.
Соңрак кунаклар игътибарына Татарстанда зур нәтиҗәлелек күрсәтүче “Электрон Татарстан” проекты презентацияләнде. Дәүләт милке белән идарә кебек мөһим мәсьәләдә мәгълүмат технологияләре зур роль уйный. Аның мисалын ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Яков Геллер Татарстан үрнәгендә күрсәтте. Ул киңәшмәдә катнашучыларга Татарстандагы ЭТИС системасын презентацияләп, электрон мәйданнарның дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда тоткан мөһим роле турында сөйләде.
Федераль агентлык җитәкчесе Юрий Петров сәламләвен идарә җитәкчесе Николай Николаев ирештерде. “Дәүләт сата яки сатып ала торган барлык милек, хезмәт якын араларда электрон сәүдәгә куелачак. Бу ачыклыкны тәэмин итүдә җитди адым булырга тиеш”, -дип искәртелә анда. Юрий Петров федераль агентлыкның бу бурычны уңышлы тормышка ашыруга бөтен көчен куячагын ышандыра. Аның фикеренчә, Казанда узучы киңәшмә электрон формада аукционнарны оештыруга һәм уздыруга этәргеч бирүче нокта булачак.