Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты инновацион юнәлештә АКШның Силикон Үзәне тәҗрибәсен өйрәнү яклы
2010 елның 13 октябре, чәршәмбе
“Россия нанотехнологияләр корпорациясе” (РОСНАНО) белән тыгыз элемтәдә булып, үзенең проектлары белән катнашса да, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы булган Татарстанга инновацион юнәлештә урында таптанырга ярамый һәм, әйтергә кирәк, инновацияләрдә ишекләрне бикләп утырудан мәгънә юк: үзеңдә булганны башкаларга күрсәтергә, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнергә – дөнья киңлегенә чыгарга кирәк.
Бүген Казан Ратушасында АКШның Калифорния штатыннан, Силикон Үзәненнән килгән венчур фондлары вәкилләре делегациясе, “РОСНАНО” проект офисы директоры белән булган очрашуда ТР Президенты шулай дип басым ясап әйтте. “Соңгы 5-6 елда Татарстан шактый үзгәреш кичерде, ләкин канәгатьләнергә иртә. Чөнки сез 40-50 ел элек үткән юлга без әле аяк бастык кына, чит ил компанияләре белән төрле өлкәдә хезмәттәшлектә эшләсәк тә, без партнерларга мохтаҗ. Американың Силикон Үзәнендәге инновацион бизнес үсеше тәҗрибәсе республикабыз өчен үрнәк була ала, безне үтә кызыксындыра”, - диде Татарстан җитәкчесе.
Үз чиратларында, АКШ кунаклары Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясен Силикон Үзәненә тәҗрибә өйрәнергә чакырды һәм үзләренең уңышлары белән уртаклашты, Мәскәүнең “Сколково” инновацион үзәге генә түгел, инновацион бизнеста үсеш кичергән Татарстан Республикасы кебек Россия төбәгендә булу һәм инновацион юнәлештәге эшләр белән танышу мөмкинлеге һәм җирле кунакчыллык өчен рәхмәт белдерделәр.
Чакыруны һәм хезмәттәшлек итү юнәлешендәге тәкъдимнәрне хуплап, Р.Миңнеханов: “Америка Кушма Штатларына бару мөмкинлеге булу белән, Силикон Үзәнендә булырга тырышачакбыз, илчелектән бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм булыр дигән өмет бар. Чыннан да, без сезнең кече партнерларыгыз булырга телибез. Эшебезне сезнең эш тәҗрибәгезгә тулысынча ихтыяҗ булырлык итеп системалаштырачакбыз”, - дип вәгъдәләде. Моңарчы Финляндия, Швеция, Сингапур тәҗрибәләрен өйрәндек, алга таба тагын адымнар ясарга кирәк, шуңа күрә, океан аръягы – Силикон Үзәне инновацион тәҗрибәсе кызыклы һәм анда шундый мохит булдырылган, бу безнең өчен отышлы санала. Яшерен-батырын түгел, без анда барырга теләгән идек, ә алар үзләре килде, инде шәхсән очрашып фикерләшүләр хезмәттәшлеккә нигез сала, безнең дөрес юнәлештә атлавыбызны бәяли ала, дип, Президент мәртәбәле кунакларны республиканың фән һәм мәгариф үзәкләрен, “Идея” инновацион технопаркы, IT-паркы белән якыннан танышырга чакырды.
Журналистларның сорауларына җавабында Р.Миңнеханов, бездә булган инфраструктура, мөмкинлекләр ахырына кадәр гамәлгә ашырылмаган, бу мәсьәләдә безгә өйрәнү һәм шуңа күп кешебезне җәлеп итү кирәк, ә иң отышлы проект – ул Силикон Үзәне, дип, алар белән уртак проектлар булачагына ышаныч белдерде. Безнең халыкның ментальлеген үзгәртү, ышаныч уяту зарур, никадәр проект буласы, шуларга күпме акча китәсе дә аның кадәр әһәмиятле түгел хәтта, дип саный Президент, шулай да, идеяне гамәлгә ашыру өчен акчасыз да бернишләп булмый, дип таный. Шуңа күрә, инновацион бизнес эшендә уңай шартлар булдыру өчен, үз чиратында, республика җитәкчелеге тырышачак, бүген Россия Федерациясендә инновацияләргә бәйле федераль программаларның барысы да Татарстанда гамәлдә, дип искәртә Р.Миңнеханов.
Бу урында шуны әйтеп үтик: “Глобаль инновацион партнерлык” форумы кысаларындагы Америка делегациясе составында “Intel”, “Network Equipment Technologies”, “Asset Management Company”, “NEA” һ.б. дөньякүләм танылган компанияләр җитәкчеләре бар. АКШ бизнесменнары дәүләтнең инновацион эшкуарлык экосистемасы булдыруда роле зур булуны басым ясап әйтә, шул ук вакытта, эш процессы башлану белән, эшкуарлар уңышлы эшләү-эшләмәүләренә карамастан, хөкүмәткә алар юлыннан читкә китәргә киңәш итә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз