Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Татарстан Республикасы Президенты визиты ике көнгә сузылачак (2016 елның 19-20 июне).
Бүген Татарстан Республикасы Президентының эш программасында Lotte Group компаниясе тәкъдир итүе, Lotte World күңел ачу паркын һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек йортын карау, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) күргәзмә залакомпаниясен һәм Чхонгечхон елгасы яр буйларын карау планлаштырылган.
Иртәгә, 20 июньдә, Рөстәм Миңнеханов визитының эшлекле өлеше Чхунчхон-Пукто провинциясе Губернаторы Ли Си Чжон әфәнде белән очрашудан башланачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты SK GROUP (нефть химиясе, энергетика, телекоммуникацияләр), Hyosung GROUP (химия сәнәгате, сәнәгать җайланмалары, мәгълүмат технологияләре, сәүдә һәм төзелеш), LS Group (электр һәм электрон җайланмалар, машина төзелеше, электр коммуникацияләре) компанияләре җитәкчеләре белән очрашачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов SamsungElectronics президенты Парк Санг Джин әфәнде белән очрашырга җыена.
Моннан тыш, иртәгә Сеулда Корея-Татарстан эшлекле форумы узачак, анда, Россиянең үсә баручы төбәге буларак, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Корея Республики Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президентын озата йөрүче делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар.