Татарстан Президенты Сеулда Чхонгечхон елгасы ярын карады

2016 елның 19 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасына эш визиты кысаларында Сеулда Чхонгечхон елгасы ярын карады. Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары яр буйлап уздылар, аның бизәлешен, шәһәр кешеләре өчен уңайлы шартларны бәяләделәр. Аңлатмаларны ТР Президенты Наталия Фишман биреп барды. 

Рөстәм Миңнехановка яр буен төзекләндерү этаплары турында, биредәге яшел зоналар турында сөйләделәр. Яр буенда фастфуд - ашату урыннары да ачылган. 

ТР Президенты кызыклы дизайнер алымнарына игътибар итте һәм яңартылган яр буеның икътисадый ягын бәяләде - күп еллык куаклар, кыр чәчәкләре утыртылган, бу файдаланыш бәясен киметә. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдә табигый таш файдалануны да уңай бәяләде. 

ТР Президенты Наталия Фишман аңлатканча, хәзерге вакытта Болакның кайбер өлешләрен җәяүле зоналарга әйләндерү проекты карала, анда кыш көне шугалак ясап була. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International