Бүген «Казан» гаилә үзәге янында «Ир-ат һәм хатын-кыз» скульптура инсталляциясен ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, скульптор-архитектор Даши Намдаков һәм башкалар катнашты.
Канатлы еланнар (Казан символы) һәм барслар (Татарстан символы) заманча скульптура сәнгате объектлары проектларының да авторы Даши Намдаков фикеренчә, башкаланың төп ЗАГСында бу яңа композиция төзелә торган гаиләләрне саклаячак.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны сәламләде һәм, яңа скульптуралар Казан бизәге булыр, дип өмет белдерде. Үзебез дә гаилә гореф-гадәтләрен сакларга һәм ныгытырга тырышуыбызга карамастан, бу комплекс та безгә ярдәм итәр, диде Рөстәм Миңнеханов.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, элегрәк «Казан» комплексын иҗат иткән Даши Намдаков – шәһәрнең һәм республиканың чын дусты. Мэр сүзләренчә, өч ел эчендә Гаилә үзәгендә 3 мең язылышу теркәлгән. Бүгенге бу архитектур корылма Казанның яңа символы булачак, диде ул.
«Мин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановга һәм скульптор Даши Намдаковка рәхмәт белдерергә телим, берсенә – бу фикерне тәкъдим иткән өчен, ә икенчесенә – аны гамәлгә ашырган өчен. Яңа барс һәм елан скульптураларалары мәхәббәт, бәхет һәм гаилә бөтенлеге символы булсын иде», - диде Илсур Метшин.
Даши Намдаков үз чиратында Казан һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Ир-ат һәм хатын-кыз» скульптура инсталляциясен ачуны аңлатып, Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат тактасындагы тукыманы ачты. Шуннан соң ул скульптураны карады һәм шунда килгән кунаклар белән әңгәмә корды.