Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Без Универсиаданы метроның ун станциясе белән каршыларга тиеш”
2010 елның 27 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казан метрополитенының икенче чираты объектлары – “Мәскәү” һәм “Завод” станцияләрендә булды. Биредә “Айсылу” һәм “Алтынчәч” комплекслары тоннель казырга кереште.
“Мәскәү” станциясендә үткәрелгән тантаналы митингта “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе башлыгы Марат Рәхимов билгеләп үткәнчә, тарихта беренче тапкыр берьюлы ике комплекс бер үк вакытта тоннель казый башлады. “Айсылу” комплексы “Завод” станциясеннән башлап берничә метр ара үтте инде, хәзер биредә “Алтынчәч” комплексы эшкә тотына. Ул “Декабристлар” станциясенә кадәр тоннель казыячак.
“Финанс кыенлыкларына да карамастан, метро төзелә. Ул үзен аклый һәм башкаладагы төп транспортның берсенә әверелә. Метрода 1,7 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән инде. Бу - өстенлекле проект. Без Универсиаданы метроның ун станциясе белән каршыларга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты метро төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларны истәлекле вакыйга - “Айсылу” һәм “Алтынчәч” комплексларының тоннель казырга керешүе белән котлады.
Тантаналы митингтан соң Рөстәм Миңнеханов символик шампан шәрабын “Алтынчәч” комплексына бәреп ватты һәм куәтле машина “Декабристлар” станциясенә кадәр уңъяк тоннельдә җир казырга кереште. Аның алдында 1350 метр юл үтү бурычы тора.
Үз чиратында, “Айсылу” комплексы “Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәр сул як тоннельдә җир казыячак, әлеге ике станциянең арасы 1320 метр тәшкил итә. Комплекслар тоннель казу эшләрен чама белән 2011 елның маенда төгәлләр дип көтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз