Киләсе елда республика җитәкчелегенә һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренә ТРның салым түләүче предприятиеләрен нәтиҗәле эш белән тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначейство һәм салым органнарының 2010 елның 9 айда консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә йомгак ясау киңәшмәсендә белдерде.
РФ Салым хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерүенчә, узган 3 кварталда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 126,7 миллиард сум кергән, шул исәптә салым һәм башка керемнәр – 78,8 млрд. сум, федераль акчалар – 47,9 млрд. сум. Республика бюджетына 60,9 млрд. сум күләмендә үз табышы кергән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 14,1 млрд. сумга артыграк.
Җирле бюджетларга 17,9 миллиард сум күләмендә үз табышлары кергән, бу 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,2 млрд. сумга күбрәк.
2010 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2,9 миллиард сум җир салымы кергән, бу якынча узган ел дәрәҗәсендә. Җирле бюджетларга физик затлар милке салымнарыннан 314,1 миллион сум күләмендә акча кергән.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин үз чиратында, 2010 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 131 милиард сум тәшкил иткән. Яки еллык планның 72,6 проценты, дип белдерде. Шулай итеп, 9 айда консолидацияләнгән бюджет дефициты 40,4 млрд. сум тәшкил иткән.
Республика бюджетының касса чыгымнары 107,6 миллиард сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 9 аенда республика бюджетыннан субсидия һәм субвенцияләрне исәпкә алып, җирле бюджетларның чыгымнары 40,4 миллиард сум тәшкил иткән.
Әлегә республика 2008 ел дәрәҗәсенә ирешә алмады, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты төп салым түләүчеләргә игътибарлы булырга кирәк, дип ассызыклады.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.