Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты һәм РФ Хисап палатасы рәисе Универсиада объектларының 24 нчесен ачты
2010 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән Универсиада авылында объектларны карап йөргәннән соң, “Буревестник” йөзү бассейнын рәсми ачтылар. Универсиада авылы яртылаш эшли, студентлар анда урнаша тора, Универсиадага дип төзелгән спорт объектлары кулланылышта, дип искәртте ТР Президенты һәм, Казанда Бөтендөнья Универсиадасын уздырырга планлаштырган вакытта аның Татарстан студентлыгына нинди йогынты-нәтиҗә ясаячагын күз алдына да китермәгән идек, дип таныды, ил җитәкчелеге исеменә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Универсиада авылы белән Теннис академиясе арасында урнашкан әлеге бассейн - XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарына дип төзеләсе 29 объектның 24 нчесе, һәм без шушы шатлык уңаеннан килдек, дип белдерде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. Универсиада үткәрү өчен Казан сайлануы дөрес булган, Казанда, чыннан да, төзи беләләр, чынлыкта, Казанга без Универсиадага әзерлек барышында бюджет акчаларын республика җитәкчелеге ничек куллануын тикшерергә килдек, диде тантанада С.Степашин. Аның: “Казан, алга!” - сүзләрен исә делегацияне каршы алган күп санлы студентлар эләктереп алды һәм рух күтәренкелеге шартларында алтынсыман тасма киселде. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Рәфис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев, Универсиада-2013 башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, шушы объектны төзү эшләре белән җитәкчелек иткән “Татстрой” ААҖ генераль директоры Ленар Гобәйдуллин, “Буревестник” йөзү бассейны директоры Венера Усманова һ.б. озата барган делегация объектның тренажер залында, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль булган иркен залда, бассейнда күнегүләр барышын карап йөрде. 2013 елда Универсиада уздырылган вакытта бу бассейн су тубы буенча ярышлар үткәргәндә кулланылачак, студентларның дөньякүләм җәйге уеннарына кадәр һәм аннан соң исә “Буревестник”ны Идел буе дәүләт физик культура академиясе укыту-күнегүләр үткәрүдә файладаначак, шулай ук Универсиада авылында яшәүче студентлар, тирә-яктагы мәктәп укучылары, микрорайонда яшәүчеләр абонемент алып йөри алачак, дип белдерде аның директоры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз