Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 1,4 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планнан 72%
2010 елның 30 октябре, шимбә
2011 елда Татарстанда коммерцияле күпкатлы торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә белдерелде.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев белдерүенчә, РФ Төбәк үсеше министрлыгы таләпләрендә 2011 елда 2,1 миллион квадрат метр торак төзү каралган (2010 елда еллык палн 2 млн. кв. метр тәшкил итә). Шул ук вакытта Дәүләт торак фонды 2011 елга расланган программа агымдагы ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк – агымдагы елда 820 мең кв. метр булса, киләсе елга 422 мең кв. метр. Федераль программалар расланганнан соң да программаны киңәйтү мөмкинлеген исәпкә алган очракта да, Татарстанда торак төзелешенә дәүләт инвестицияләре дәрәҗәсе ул кадәр зур түгел.
Р.Хаҗиев сүзләренчә, 2011 елда Татарстанда коммерцияле күпкатлы торак төзелеше күләмен икеләтә арттырырга кирәк – хәзерге 450 меңнән 993 мең квадрат метрга кадәр. Министрның беренче урынбасары муниципаль берәмлек башлыкларына коммерцияле торак төзелешен үстерү өчен җир участокларына ачык аукционнар үткәрергә, ташламалы кредитлар тәкъдим итәргә, халыкның торак өчен түләү мөмкинлеген күтәрү өчен чаралар кабул итүләрен сорады.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары халыкка шәхси торак йорт төзү өчен инженер челтәрләре белән җиһазланган әзер җир участоклары бирергә тәкъдим итте. Р.Хаҗиев Белгород тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда 12 сутый җир участогын символик 15 мең сумга бирәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз