Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә катнашты
2010 елның 4 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 3 ноябрьгә каршы төндә вафат булган Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдинның туганнары һәм якынннарының тирән кайгысын уртаклашты.
Соңрак, Виктор Степанович Черномырдинның элеккеге хезмәткәрләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов әлеге кешенең һәрвакытта да Россия язмышы белән яшәвен ассызыклады. Татарстан Президентының сүзләренә караганда, Черномырдин “ил тарихында олы миссия үтәде – илдәге тамырдан үзгәртеп корулар чорында ул киң колачлы икътисади реформаларны гамәлгә ашырудагы җаваплылык йөген үз өстенә алды”.
Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “Таттрансгаз” ААҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.