Бүген Татарстан Республикасына Санкт-Петербурга губернаторы Георгий Полтавченко эш сәфәре белән килде.
«Казан» халыкара аэропортында Георгий Полтавченконы һәм Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда вакытта Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург хезмәттәшлеге буенча төбәкара форумда катнашачак (форум «Корстон» КСККда булачак), эшлекле багланышлар биржасы оештырылачак.
Бүген кич С. Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре ачылачак, Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булачак. Программада – Татарстан Республикасының халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Альберт Асадуллин һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Тимур Абдикеев һәм башкалар чыгышы.
Моннан тыш, Георгий Полтавченко белән Рөстәм Миңнеханов әңгәмәсе, шулай ук Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларының һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләренең киңәйтелгән составта очрашуы планлаштырыла.