Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Баулы һәм Лениногорск муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
Баулы районында Илдар Халиков 1 нче номерлы скважина монументы янында булачак. 10 метр биеклектәге монумент Баулы районы символларының берсенә әйләнгән. Монумент тирәсендәге территориядә уңайлыклар булдырылган, сквер ясалган. Бу объектның төзелеше 2015 елның ноябрендә башланган, ә быел августта төгәлләнәчәк.
Алга таба Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр Татарстан Республикасының халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинга ачылган һәйкәлне караячак. Һәйкәл 2015 елның августында Баулының Хезмәт Даны аллеясында ачылган.
Шуннан соңгы объект - “Нефтьче” бассейны. Узган елның августында бассейнны реконструкцияләү башлана, ә быел ул заманча гидроконструкциягә әверелгән.
Илдар Халиков шулай ук Татарстан урамындагы скверда булачак. Анда республиканың “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында эшләр бара.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры “Иволга” универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашачак.
Лениногорск районында Илдар Халиков Лениногорск үзәк хастаханәсендә булачак, шәһәрнең реконструкцияләнгән “Түбән күл”ен ачу тантанасында катнашачак, шулай ук Лениногорск районы кырларын һәм ашлык киптерү комплексын караячак.