Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия спорт министры Виталий Мутко белән очрашты.
Очарашу барышында илебез спортын үстерү, Россия спортчыларының Бразилиядәге (Рио-де-Жанейро) Олимпия уеннарында катнашулары һәм башкалар турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, Олимпия уеннарында Россия җыелма командасында Татарстаннан 13 спортчы катнашачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы матчларына әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән бергә, Конфедерацияләр Кубогы матчларын кабул итәчәк. Виталий Муткога хәбәр ителгәнчә, бу максатлар өчен Казан теннис академиясе базасы файдаланылачак.
Очрашу барышында якынча 10 октябрьдә Казанда Россия җыелма командасының иптәшләрчә матчын уздыру мөмкинлеге каралды. Каршы як команда билгеләнмәгән әле. Матч «Казан – Арена» футбол стадионында уздырылачак. Бу спорт вакыйгасы 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау матчы булачак дип көтелә.
РФ Спорт министрына шулай ук Татарстанда спортка, спорт объектларын төзүгә күрсәтелүче ярдәм программаларын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирделәр. Сентябрь аенда Татарстанда өч яңа бассейн файдалануга тапшырылачак. Бу объектларны эксплуатациягә кертү тантаналарына бүген федераль министрны да чакырдылар.