Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә РФ Дәүләт Советының Президиум утырышында катнаша. РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә узучы утырыш торак-коммуналь хуҗалыгы комплексының заманча инфраструктурасын үстерүгә багышлана.
Торак-коммуналь хуҗалыгы темасы Илбашы соңгы ике айда шәхсән үзе шөгыльләнгән өстенлекле мәсьәләләр арасында. Дәүләт Советының Президиумы әлеге өлкә проблемаларын гомумиләштереп, аларны хәл итү планын тәкъдим итәр дип көтелә.
Бүгенге утырышта катнашучылар Дмитрий Медведев җитәкчелегендә Сыктывкарның торак-коммуналь хуҗалыгы объектларында булды. Алар танышкан объектлар арасында су белән тәэмин итү, су бүлү системаларын модернизацияләү программасы гамәлгә ашырылучы “Сыктывкар водоканалы”, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бәяләрен 25 процентка киметү мөмкинлеген тудыручы җиһазлар куелган автоном котельный бар.