Әтнә муниципаль районы бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлаган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Шуңа бәйле рәвештә Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы уңыш бодаеннан пешерелгән күмәч тапшырды.
Аннары киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урак өсте башланганнан бирле республика басуларында 1160 мең гектар мәйдан суктырылган, ягъни барлык мәйданнарның 78%ы.
Барлыгы 3260 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алынган.
Урып-җыюны беренче тәмамлаган Әтнә районына Саба районы, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары якынлаша.