Рөстәм Миңнеханов «Нанолек» җәмгыяте президенты Владимир Христенко белән очрашты

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән бүгенге очрашуында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университеты вәкилләре, Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ҖЧҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты.

Владимир Христенко сүзләренчә, хәзерге вакытта гамәлгә ашырылырга мөмкин уртак тикшеренү проектлар мәсьәләләре карала, шул исәптән КФУ һәм А. Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты кебек фәнни институтлар җәлеп ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International