Татарстан Президенты Кыргызстанга эш визиты белән килде

2016 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш визиты белән килде.

Биредә Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчелеге белән рәсми очрашулар уздыра. Аерым алганда, Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында регионара хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. 

Шулай ук ТР Президенты Чолпон-Ата шәһәрендәге II Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылу тантанасында катнашырга исәпли. 

Аннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга чит ил делегацияләре килү уңаеннан оештырылган тантаналы кичке ашты катнашачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International