Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Казанның Павлов урамында вакытында өлгертелгән йорт кебек объектлар башкалада күбрәк булсын"
2010 елның 10 декабре, җомга
Бүген Казанның Авиатөзелеш районы Павлов урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән унынчы йорт кулланышка тапшырылды. Бу йортта фатирлы булу бәхетенә ирешкәннәр өчен бәйрәм көненә әйләнде. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Уңайлы урында урнашкан 10 катлы йортта 320 гаилә фатир алган, Алар арасында - “Казаноргсинтез”, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация һәм Казан моторлар җитештерү берләшмәләре, Казан вертолет заводында хезмәт куючылар; Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннары, яшь гаиләләр бар. Күпчелек фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә насыйп булган.
“Казаньцентрстрой” ачык акционерлык җәмгыяте төзегән әлеге йорт тыштан ук балкып тора. Фатирлар бик сыйфатлы, яхшы итеп, җиренә җиткереп эшләнгән. Ишегалдында балалар мәйданчыгы бар, асфальт түшәлгән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу торак фондының, төзүчеләрнең ничек эшләргә тиешлеген күрсәтә торган мисал. Ул, торакны тиз арада өлгертүләре өчен, төзүчеләргә рәхмәтен дә җиткерде. “Мондагы фатирларның яртысы – бюджет тармагында эшләүчелә, бер өлеше безнең торак фондын формалаштыручылар өчен төзелгән. Шулай ук бүген фатирлар иң хөрмәтле кешеләргә – ветераннарга бирелә. Казанда мондый йортлар мөмкин кадәр күбрәк булсын иде”, - диде ул, монда яшәячәк кешеләрне тәбрикләп.
Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, узган елның август аенда республика җитәкчелеге исеменә “Казан оргсинтез”, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация һәм Казан моторлар җитештерү берләшмәләре, Казан вертолет заводы генераль директорлары башкалада социаль иптека буенча йортларның Азинода, Яңа Савин районнарында гына төзелүен әйтеп мөрәҗәгать юллаган. Нәтиҗәдә агымдагы елның апрель аенда бүген йорт калкып чыккан урында төзелеш эшләре башланган.Казан мэры Рөстәм Миңнехановка, шундый карар кабул иткәне өчен, рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин, бүген өй туйларын билгеләп үтүчеләрнең шатлыгын уртаклашыр өчен, аларда кунак та булды.
Сугышка кадәр күмәк хуҗалыкта эшләгән, 1943 елның ноябрендә унҗиде яшендә армиягә алынган, 1944 елда беренче Белорус фронтына җибәрелгән, элемтәчеләрнең аерым батальонында хезмәт иткән Вазыйх Сабитов яңа фатирдан бик канәгать. Ул кунакларны хәләл җефете Рәсимә апа белән каршы алды.
Сабитовлар гаиләсе 2007 елның маена кадәр Бөгелмәдә яшәгән. Шул елны Казанга күчеп килгәч, уңайлыклары булмаган бер бүлмәле фатирда торган. Яңа фатирны ике ел көткәннәр һәм хәзер сөенеп туя алмыйлар.
КАПО эшчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова гаиләсе исә ун ел элек мондый фатирда яшәүләрен хәтта күз алдына да китерә алмаган. “Татарстан Хөкүмәте һәм Казан шәһәре җитәкчелеге, безнең гади эшчеләр гаиләсе шундый әйбәт фатир алсын өчен, барысын да эшләде. Безне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - дип белдерде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз