Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Воздвижение Святого Креста» Казан Рим-католик приходының элеккеге настоятеле Диогенес Уркиза белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тә катнашты.
Искәртәбез, август аенда 21 ел хезмәт иткәннән соң Диогенес Уркизаның католиклар приходыннан Саратовка Святой Климент епархиясенең баш викарие булуарак китүе мәгълүм булды. Аны Татарстан башкаласында Чаллыдан Андрей Старцев алмаштыра.
Рөстәм Миңнеханов Диогенесның республикада милләтара һәм диниара татулыкны ныгытуга, рухи мирасны саклап калуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Ул Диогенес Уркизага яңа хезмәт урынында үз миссиясен лаеклы дәвам итүен теләде.
Диогенес Уркиза үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Татарстан католикларына күрсәткән ярдәме, католик приход белән республика җитәкчелеге арасындагы конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.